«М.М. Зощенконың гаҗәеп дөньясына сәяхәт»: әдәби танышу (6+)

14 гыйнвар көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «М.М. Зощенконың гаҗәеп дөньясына сәяхәт» дигән әдәби танышу-уен үткәрелде.
Яшь китап сөючеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кыска фильм карады. Алар китапханәче сөйләгәннәрдән әлеге күренекле язучының тормыш юлыннан гаҗәеп кызыклы фактларны белде. Балалар язучысы иҗаты буенча сәяхәт әдәби викторина белән үрелеп барды. Аның барышында интеллектуаль ярышта җиңүче команда ачыкланды. Балалар зур кызыксыну белән «Бөек сәяхәтчеләр» фильмы һәм авторның «Через тридцать лет» китабына китапнамә белән танышты.

Поделиться: